16+

Ит белән ашау өчен слива соусы ясау ЫСУЛЫ

2 кг слива, 100-150 гр яшел тәмләткеч (кинза, петрушка, укроп, базилик, бөтнек), 1 чәй кашыгы «Хмели-сунели» (кибеттә сатыла торган тәмләткеч) 1 зур сарымсак, кызыл борыч, тоз, шикәр тәменчә кирәк булачак.

Сливаны юып, төшен алабыз һәм вак итеп турыйбыз да калын төпле кәстрүлгә тутырабыз. Кайнап чыккач, сүрән утта 20-25 минут пешерәбез. Барлыкка килгән күбекләрне җыеп барабыз.

Яшел тәмләткечләрне юып, вак итеп турыйбыз. Кызыл борыч белән сарымсакны дә ваклап турыйбыз. Барысын бергә сливага кушабыз. «Хмели-сунели» сибәбез. Тоз белән шикәрне кем ничек тели, шуның кадәр сала. Тагын 10-15 минут пешергәч, уттан алабыз. Стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading