Фрикаделькалы ашны һәр кеше яратып ашый, бигрәк тә балалар.
Ит фаршын, алдан ук фрикаделька формасында ясап, суыткычта саклап була. Моның өчен безгә гадәти полиэтилен пакет яки азык пленкасы һәм боз катыра торган форма кирәк була. Форманы алып, аның өстенә пленканы җәябез. Фаршны һәр шакмакка салып чыгабыз да өстен пленка белән каплап, суыту камерасына куябыз. Аш пешерер алдыннан әзер фрикаделькаларны алып шулпага салабыз гына.
0
Комментарийлар