16+

Кабак кайнатмасы ясау РЕЦЕПТЫ

Аның өчен 1 кило кабак, 800 грамм шикәр комы һәм бер лимон кирәк.

Кабак кайнатмасы ясау РЕЦЕПТЫ

Аның өчен 1 кило кабак, 800 грамм шикәр комы һәм бер лимон кирәк.

Кабакны кабыгыннан чистартып, шакмаклап турыйбыз һәм, суы чыксын өчен, шикәр комы салып, 12 сәгатькә калдырабыз Лимонны кабыгыннан чистартып, бик вак итеп турыйбыз. Кабак өстенә шикәр комы сибеп, кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, 15 минут пешереп алабыз, шунда лимонны салабыз һәм тагын 15 минут кайнатабыз. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, астын өскә әйләндерәсе һәм суытырга куясы була.

Мәрьям Миңнегулова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading