16+

Кәбестәле пилмән РЕЦЕПТЫ

Кәбестә белән пилмәннең камырын әзерләү өчен 350 гр он, 2 аш кашыгы крахмал, 1 йомырка, 300 мл су, чеметем тоз кирәк.

Кәбестәле пилмән РЕЦЕПТЫ

Кәбестә белән пилмәннең камырын әзерләү өчен 350 гр он, 2 аш кашыгы крахмал, 1 йомырка, 300 мл су, чеметем тоз кирәк.

Эчлекне 1 кг кәбестә, 300 гр суган, 500 гр ак гөмбә яисә шампиньон гөмбәсе, 100 мл үсемлек мае, тӘменчә тоз һәм борыч белән ясыйлар.
Башта камыр басып, пленка астына 20 минутка куярга кирәк.

Эчлекне ясау өчен суганны шакмаклап турап, майда алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. Шуңа эре итеп туралган гөмбәне, вак туралган кәбестәне салырга. Тоз һәм борыч сибеп, 10 минут пешерергә һәм суытырга.

Камырны ЮКА итеп җәяргә, түгәрәкләр кисәргә. Һәркайсына эчлек салып, кырыйларын бөгәргә.
Кәбестәле пилмәнне кайнап торган суда 4 минут пешерергә.
Өстәлгә ак май яисә каймак белән бирергә.

Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading