Кан басымы күтәрелмәсен, варикоз булмасын, атеросклероз барлыкка килмәсен һәм кан әйләнеше бозылмасын өчен кан тамырларын чистартып торырга кирәк.
Моның өчен әлеге рецепт кулланырга киңәш итәбез: 100 гр укроп орлыгына 2 аш кашыгы төелгән валериан тамыры кушып, өстенә 2 литр кайнар су агызабыз һәм бераз суынгач, 2 аш кашыгы бал өстәп яхшылап төреп куябыз. Бер көн төнәткәч, эчәргә дә була.
Ашарга ярты сәгать кала берәр аш кашыгы куланыгыз. Дәвалану курсы – 20 көн. Аннары ун көн тәнәфес ясап, тагын бер курс кабатларга.
Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар