Укучыбыз Ландыш Фатыйховадан гарәп коймаклары – катаеф рецепты.
Камыр өчен:
250 мл җылы су
250 мл җылы сөт
1 аш калагы шикәр комы
1 аш калагы коры чүпрә
1 аш калагы камыр күперткеч кирәк булачак.
Эш тәртибе:
1. Су, шикәр комы, чүпрәне болгатып 5-7 минут көтәбез
2. Сөт, камыр күперткеч, он кушып, бик яхшылап болгатабыз. Куе булмаган камыр ясыйбыз.
3. Коры табада, каты утта бер яктан гына кыздырабыз. Коймакнын зурлыгын үзегез чамалагыз, кемгә ничек ошый. Берсе өстенә берсен куярга ярамый – ябышалар. Суынгач кызмаган ягын ябыштырып мөгезчекләр (рожоклар) ясыйбыз. Кызган ягы тышка карап кала.
4. Эчлеге төрле булырга мөмкин. Ит белән дә тәмле була. Кайнатылган сөт (сгущенка) белән дә телне йотарлык тәмле ризык килеп чыга.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
1
0
Камыр куперткеч нэрсэ ул?
0
0