Бер тәүлек эчендә әзер була торган ашап туймаслык кәбестә.
2 кг кәбестә
1 кишер
1 чөгендер
3-4 төш сарымсак
Чөгендер, кишерне, сарымсакны боҗралап, кәбестәне эре кисәкләргә турап, чиратлаштырып кәстрүлгә тутырабыз.
Маринад ясыйбыз:
2 л кайнап чыккан суга 10-12 данә хуш исле борыч, 7-8 дәфнә яфрагы, 10 -12 кипкән канәфер, 3 аш кашыгы тоз, 300 гр шикәр комы, 200 гр 9 процентлы аш серкәсе,150 гр сыек май салабыз. Барсын бергә болгатабыз да, кәбестә өстенә агызабыз.
Өстен тәлинкә белән каплап, бер тәүлеккә калдырабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар