Кирәк булачак: 4 стакан он, 320 мл су, 1 аш кашыгы аракы, 1 йомырка, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 0,5 бал кашыгы тоз. Башта су, тоз һәм үсемлек маен кушып, кайнатып алабыз. Суга кайнау керүгә савытны уттан алып, тиз генә ярты стакан он кушабыз һәм төерләр калмасын өчен әйбәтләп болгатабыз. Он кайнар суда пешә һәм куерак, җилемгә охшаган камыр барлыкка килә.
Онны болгатканда төерләр калса — куркыныч түгел. Камыр басканда алар бетәчәк. Кайнап торган суда онны пешереп алганга, камыр йомшак һәм сузылучан килеп чыга.
Камыр суынганнан соң аңа йомырка өстибез. Шуннан соң аракы салабыз (аракысыз да ярый). Камырга аз-азлап он кушабыз, яхшылап камыр басабыз. Он, рецептта күрсәтелгәннән азрак кирәк булуы да мөмкин. Бу онның төрле тыгызлыкта булу белән бәйле.
Комментарийлар