16+

Кишер торты (пп-рецепт)

Инстаграмда @tatarcha_pp блогын алып барган Кукмара кызы Айгөл Гатауллина аз калорияле һәм файдалы ризыклар пешерә. Әлеге пп-торт рецептын ул безгә дә тәкъдим итте. 

Кишер торты (пп-рецепт)

Инстаграмда @tatarcha_pp блогын алып барган Кукмара кызы Айгөл Гатауллина аз калорияле һәм файдалы ризыклар пешерә. Әлеге пп-торт рецептын ул безгә дә тәкъдим итте. 

КАМЫР ӨЧЕН:
✔50 г сыер мае (май бүлмә температурасында җылынырга тиеш)
✔2 г фитпарад/тәменчә бал/шикәр
✔1 йомырка, чеметем тоз
✔50 г кукуруз оны
✔100 мл натураль йогурт
✔50 г дөге оны
✔1 чәй калагы разрыхлитель
✔ярты калак корица
✔50 мл сөт
✔200 г кишерне, 3-4 финик/күрәгә җимешен,
5-6 данә әстерхан чикләвеген блендерда ваклыйбыз.
Санап кителгән тәртиптә ингредиентларны миксер ярдәмендә болгатабыз, уртача сыеклыктагы камыр килеп чыга. 180Ска кадәр җылытылган духовкада пешерәбез.
КРЕМ ӨЧЕН:
✔120 г сыер мае (бүлмә температурасында)
✔120 г эремчекле сыр (творож.сыр)
✔3 г фитпарад. Миксер бн болгатабыз, беразга суыткычка куябыз.
Коржлар суынгач, икегә бүлеп, крем сылыйбыз һәм 2 сәгатькә суыткычта тотабыз. 

Чыганак - @tatarcha_pp

фото - Айгөл Гатауллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading