1нче катлам: ысланган тавык түшкәсе (шакмаклап турыйсы);
2нче катлам: маринадланган 1 баш суган.
Маринад өчен: 1 аш кашыгы аш серкәсе, 1-2 аш кашыгы кайнаган су, чеметем генә тоз һәм шикәр комы. Суганны турыйбыз, маринадын өстенә салабыз да 1-3 минут тотабыз. Әзер маринадланган суганны 2нче катка салабыз.
3нче катлам: угычтан 1-2 данә пешкән бәрәңге уасы. Майонезны юка гына ягасы.
4нче катлам: 3 данә йомырка сарысы сибәсе. Әз генә майонез.
5нче катлам: угычта туралган йомшак «Дуслык» сыры сибәсе;
6нчы катлам: 3 данә йомырка агы уасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар