16+

Көнгә – 5 грамм: тозны ничек азрак кулланырга?

Тозның организмга ни дәрәҗәдә зыянлы булуын белмәгән кеше аздыр. Терапевт Оксана Драпкина билгеләп узганча, тоз:

Көнгә – 5 грамм: тозны ничек азрак кулланырга?

Тозның организмга ни дәрәҗәдә зыянлы булуын белмәгән кеше аздыр. Терапевт Оксана Драпкина билгеләп узганча, тоз:

- ысланган, эшкәртелгән ит ризыкларында (ветчина, бекон, казылык, сосиска һәм башкалар);
- балык консерваларында;

- ашка сала торган шакмакларда (бульонные кубики);
- тозланган ризыкларда (чипсы, сохари, тозлы чикләвек, крекер һәм башкалар);

- салат өчен әзер соуслар (кетчуп, соя соусы, майонез һәм башка шуның ише тәмләткеч);
- әзер фасовкаланган ризыклар (төрле ризыклар пешерү өчен катнашмалар);
- сыр (бигрәк тә эретелгән сыр) кебек ризык­ларда күп була.

Тозның күләмен куллануны киметү өчен:
- санап үтелгән әйберләрне мөмкин кадәр сирәгрәк кулланырга;
- пешкән ризыкны кабат тозламаска;
- ризыкларның составын укырга;

- «тоз салынмаган», «тозсыз», «тоз аз күләмдә салынган» дип язылган продуктлар алырга;
- ризыкларны үзегез әзерләргә тырышыгыз (болай эшләгәндә, тоз күләмен контрольдә тотарга була);
- ризыкларны табигый тәмләткечләр белән тозлагыз: лимон согы, имбир, үләннәр, киптерелгән суган, сарымсак кулланыгыз. 

Вакыт узу белән, рецепторлар тозны аз куллануга күнегәчәк.
Табиб билгеләп үткәнчә, тозны рационнан тулысынча алып ташлау мөмкин түгел һәм алай эшләргә кирәкми дә. Әмма көнгә 4-5 грамм гына калдырып була.

Фото: https://www.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading