XVIII гасыр алпавытлары көннәрен һәрвакыт тавык күкәен ашаудан башлый торган булган. Алар иртән ашалган сыек күкәй сарысы ашказанын майлап куя һәм аңардан соң ризык үзләштерелә дип уйлаган. Тик соңрак белгечләр бу эшкә шикләнебрәк тә карый. Имештер, күкәй бавырны авырттыра, аңардан кеше симерә һәм моңа өстәп, кандагы холестерин күләмен дә арттыра......
XVIII гасыр алпавытлары көннәрен һәрвакыт тавык күкәен ашаудан башлый торган булган. Алар иртән ашалган сыек күкәй сарысы ашказанын майлап куя һәм аңардан соң ризык үзләштерелә дип уйлаган. Тик соңрак белгечләр бу эшкә шикләнебрәк тә карый. Имештер, күкәй бавырны авырттыра, аңардан кеше симерә һәм моңа өстәп, кандагы холестерин күләмен дә арттыра... Тик бу бик үк чынлыкка да туры килеп бетми.
Табиблар утыз еллар элек күкәйне холестерин чыганагы дигән фикердә торды. Алар аны атнасына өч-дүрттән артык ашамаска да кушты. Әмма хәзер фән аңа ачыклык кертте. Әйе, күкәйдә холестерин аз түгел, бер күкәйдә - 213 мг. Аның составындагы лецитин исә холестеринның зыянын киметә. Күкәйдә лецитин холестеринга караганда биш тапкырга артык. Димәк, күкәй, бер яктан, холестерин күләмен арттыра, икенче яктан, аның тупланышын киметә.
Америка галимнәре ясаган тикшеренүләрдән күренгәнчә дә, көненә бер-ике күкәй ашау сәламәтлек өчен бернинди дә зыян китерми. Холестеринга килгәндә, ул уылдыкта һәм майлы сырда күбрәк.
Күкәй бавыр өчен зыянлы дигән фикер дә уйдырма гына булып чыга. Аның составындагы лецитин бавырның сәламәтлеген саклый, агулы матдәләргә каршы тору үзлеген көчәйтә. Тик диетологлар бавыры авыртканнарга күкәйне майонез белән һәм майда кыздырып ашарга киңәш итми.
Күкәйдән симерәләр дигән сүз дә дөрес түгел. 75 килокалорий булган продукттан ничек итеп тазармак кирәк. Күкәй сарысында нибары 5 гр май исәпләнә.
Төнгә каршы күкәй ашама, ул озак эшкәртелә дигәнне дә ишеткәнегез бардыр. Аны бары тик пешер-пешмәс итеп кенә ашарга кирәк. Күкәйне күбрәк пешергән саен, ашказанына аны шуның кадәр озаграк эшкәртергә туры киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар