Кырмыскаларны канәфердән (гвоздика) ясалган эфир мае куркыта.
Моның өчен өйдәге бөтен чатларга берничә тамчы эфир мае тамызып чыгарга кирәк. Бер стакан җылы суга биш-алты тамчы канәфер мае тамызып, шуның белән идәннәрне дә юып чыгарга мөмкин. Кырмыскалар канәфер маендагы фенол дигән агулы матдәгә каршы тора алмый. Ә менә кешеләр һәм йорт хайваннары өчен ул алай куркыныч түгел.
0
Комментарийлар