Пыялага катып калган тәрәзә чистарткычны кубарып алырга, аларны кушып җибәрергә маташмагыз – резинкага яки моторына зыян килер. Махсус гель кулланыгыз яисә бераз ыгна көтегез.
Кул тормозы аркасында катып калган колодкаларны спиртлы сыеклык ярдәмендә урыннан кузгатырга була. Әмма белеп тор: мондый ысул дисклы тормоз булганда гына ярый. Урыннан кузгалырга маташмагыз – тормоз системасына зыян килер.
Кышкы көпчәк озын гомерле булсын өчен басымны даими тикшереп торыгыз, йөргәндә кисәк хәрәкәтләр ясамагыз.
Катып калган ишек бикләрен ачу өчен кул астында махсус май (WD-40) йөртегез. Иң мөһиме – ерак юлдан соң ишекләрне ачып, машинаны суытып алырга онытмагыз.
Фото: https://pixabay.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар