Аягыгыз кышкы салкыннарда өшемәсен өчен аяк киеме сатып алганда табанның калынлыгына игътибар итегез.
Скопировать ссылку
Аягыгыз кышкы салкыннарда өшемәсен өчен аяк киеме сатып алганда табанның калынлыгына игътибар итегез.
Ул 1 см дан да ким булмаска тиеш. Аякка салкын гына түгел, су да үтмәсен өчен полиуретан, резина һәм поливинилхлоридтан ясалган табанга өстенлек бирегез. Андый аяк киеме озакка чыдар.
Табанның нинди материалдан эшләнгәнлеген этикеткадан карап белеп була. Табанның рельефлысын сайлагыз. Андый аяк киеме бозлы сукмакларда таймас. Кышкы аяк киеменең җылы булуы мөһим икәнлеген языла торасы түгелдер. Натураль материалдан эшләнелгән аяк киеменә өстенлек бирергә тырышыгыз.
Кышкы аяк киеменең размеры да мөһим. Кыса торган аяк киеменнән бармаклар туңачак. Шуңа да кышка итек яисә ботинкаларны ярты размерга булса да зурракны алырга киңәш ителә.
Комментарийлар