Витаминнары, микроэлементлары бик аз булса да, бу яшелчә файдалы. Ул бигрәк тә шикәр авырулы һәм ябыгырга теләүчеләр өчен кирәк. Ә иң мөһиме – кыярдагы су үзенә бер төрле. Аңардагы селте реакциясе организмның эчке органнары өчен зарур. Югары кислоталы продуктлар күзәнәкләрне сусызландыра. Моны исә кыяр тигезли.
div>
Бу бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр өчен кирәк. Тагын бер өстенлеге – кыяр кабыгында файдалы антиоксидантлар бар. Шуларның берсе – тритерпен дигән антиоксидант яман шешкә каршы тора ала икән. Галимнәр аны кыяр составында да тапкан. Кыяр составындагы лигнан да ракка каршы көрәшергә ярдәм итә. Шуңа да белгечләр аны кабыгы белән ашарга куша.
Комментарийлар