Кыярның бал корты серкәләндерә һәм үзеннән-үзе серкәләнә торган сортлары бар. Мин үзем соңгыларын утыртам, чөнки мәшәкате азрак.
Кайберәүләр, кыярның буш чәчәкләре күп була, дип зарлана. Кемдер, тәме дә әче була, ди. Бу проблема күбесенчә аның нинди сорт булуына да бәйле. Шуның өчен мин сезгә үзем сынап караган һәм яратып утырта торган сортларны атарга булдым:
Герман. Тәмле вак кыяр ул. Бу сорт төрле авыруларга да чыдам.
Зозуля. Аның кабыгы шома, консервацияләргә җайлы.
Емеля. Иртә өлгерә торган гибрид. Ул теплица өчен дә, балконда утырту өчен дә уңайлы сорт. Салкын көннәрдә дә уңыш бирә, авыруларга да тиз бирешми.
Сибирская гирлянда, Артист, Директор дигән сортлар да әче тәм бирми һәм уңышы күп була.
Руниза Закирова, Казан.
фото - pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар