16+

Кызыл карлыган белән кыяр тозлау ысулы

Кыяр тозлау өчен: 600 гр кыяр, 2 тырнак сарымсак, 1 суган, 1,5 стакан кызыл карлыган, 3 шт түгәрәк кара борыч, 1 литр су, 2,5 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы кирәк булачак.

Кыярны юыгыз. Банка төбенә тәмләткечләр салыгыз. Кыярларны вертикаль итеп тутырыгыз. Ярты стакан кызыл карлыганны юып, сабакларыннан,  яфракларыннан арындырырга һәм кыярлар арасына тутырырга кирәк.

Рассол ясау өчен суга тоз, шикәр комы салып, кайнау кергәнне көтегез. Кайнап чыккач, 1 стакан кызыл карлыганны салыгыз. 

Кыярлар өстенә кайнар рассол салып, капкач ябып торыгыз.  8-10 минут стерильләштергәннән соң банкаларны ябып, җылы әйбер астына куегыз.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading