16+

Ландыш Нигъмәтҗановадан абрикос кайнатмасы РЕЦЕПТЫ

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова тәмле кайнатма рецепты белән уртаклашты.

Ландыш Нигъмәтҗановадан абрикос кайнатмасы РЕЦЕПТЫ

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова тәмле кайнатма рецепты белән уртаклашты.

"Искиткеч тәмле, файдалы варенье:

- 2 кг абрикос 
- 750 гр апельсин (4 апельсин булды безнең)
- 1 лимон

Бөтенесен юып, кисеп (тышлары белән) иттарткычтан (мясорубка) чыгарабыз.
Иң мөһиме - төше кермәсен, ул керсә ачысы керә дигән сүз.

- 1 кг шикәр комы (кем ничек ярата, кемдер 2 кг да сала ала)

Шуны гел болгатып торабыз, эшләр эшләгән арада да болгатып киләбез, шикәре беткәнче.

Бик тәмле, хуш исле варенье килеп чыга!" - ди Ландыш.

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading