Организм өчен ни дәрәҗәдә зянлы икәнен белсәк тә, салатларга еш кына майонез салабыз. Шуңа да сезгә майонезны алыштыра алырдай соус рецепты тәкъдим итәбез.
Кирәк булачак: 3 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 аш кашыгы лимон согы яки алма серкәсе, 1 чәй кашыгы горчица, 7 аш кашыгы каймак, тәменчә тоз һәм борыч.
Әзерләү:
1. Май, лимон согы, горчица, тоз һәм борычны бер массага әйләнгәнче болгатабыз.
2. Шуңа каймак кушабыз һәм тагын әйбәтләп болгатабыз. Бу соус теләсә нинди салатларга да туры килә.
Фото:http://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар