Микродулкынлы мич бүген һәркемдә диярлек бардыр. Аны немец галимнәре уйлап тапкан.
Скопировать ссылку
Микродулкынлы мич бүген һәркемдә диярлек бардыр. Аны немец галимнәре уйлап тапкан.
Максаты - ризыкны тиз арада җылыту һәм немец солдатлары казармаларына салкын вакытта җылылык бирү. Шуны куллана башлаганнан соң, хәрбиләр сәламәтлекләреннән зарлана башлаганнар. Шуннан соң немецлар бу мичләрдән баш тарта.
Швейцария, Россия һәм Германиядә үткәрелгән фәнни тикшеренүләр һәм клиник сынауларның нәтиҗәләре күрсәткәнчә, микродулкынлы мичләр баш миенә, ашкайнату системасына зыянлы икән. Анда җылытылган ризыкны еш кулланганда, ирләрнең һәм хатын-кызларның җенси гормоннар эшләп чыгару сәләте үзгәрә. СВЧ-мичләрдә әзерләнгән ризыкта кирәкле витаминнар, минераллар һәм файдалы матдәләр юкка чыга. Яшелчәләрдәге минераллар, җылытканда, канцероген матдәләргә әвереләләр. Аннан чыккан ашамлыклар ашказанында, эчәклекләрдә яман шеш барлыкка китерергә мөмкин, еш кулланганда, хәтер начарлана, интеллект түбәнәя, дигән фикер дә бар.
Комментарийлар