16+

«Могҗиза» печеньесы пешерү ЫСУЛЫ

Камыр өчен: пешкән 6 йомырка сарысы, 1 чәй кашыгы аш серкәсе белән сүндерелгән азык содасы, 180 гр атланмай яки маргарин, 250-300 гр он, бер чеметем тоз.

«Могҗиза» печеньесы пешерү ЫСУЛЫ

Камыр өчен: пешкән 6 йомырка сарысы, 1 чәй кашыгы аш серкәсе белән сүндерелгән азык содасы, 180 гр атланмай яки маргарин, 250-300 гр он, бер чеметем тоз.

Майны эретеп, йомырка сарысы бе­лән бергә кушып, әйбәтләп туглыйбыз. Мин миксер белән болгаттым. Шул массага тоз, сүндерелгэн сода, он кушып, камыр басабыз да, кечкенә шарчыклар ясап, 160 градуска жылытылган духовкада кызарганчы пешерәбез. Алар пешкән арада шикәр глазурь ясыйбыз.

Глазурь өчен: 1 стакан (200 мл) шикәр комы, 3 аш кашыгы какао, 100 мл сөт, 50 гр атланмай.

Барысын бергә савытка салабыз да, газга куеп, шикәр комы эреп беткәнче кайнатабыз. Даими рәвештә болгатып торабыз.

Пешкән шарчыкларны газ миченнән алып суытырга куябыз. Суынгач, глазурь­га салып болгатабыз. Глазурьда болгаткан печеньеларны кыргычтан кырган вафля вагында тәгәрәтеп алып, тәлинкәгә тезәбез. Шулай ук кунжут, мәк орлык­ларында тәгәрәтсән дә була. Авызда эри торган, могҗизадай тәмле печенье бәйрәм өстәлегезне бизәр дип уйлыйм.

Кадрия Ишмурзина, Кукмара

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading