Мунчага атнага бер тапкыр, аннан да артык йөрергә кирәкми. Ешрак чабынган саен, тир белән файдалы минерал матдәләр дә чыга.
Скопировать ссылку
Мунчага атнага бер тапкыр, аннан да артык йөрергә кирәкми. Ешрак чабынган саен, тир белән файдалы минерал матдәләр дә чыга.
Күпләр мунчада парлану өчен аның температурасы 100-120 градус булырга тиеш дип уйлый. Имештер, күбрәк булган саен яхшы. Андый температурада өч минут кына утырып була. Мунча бит ул җәзалый торган бүлмә түгел, нишләп анда кеше түзеп-чыдап утырырга тиеш. Иң кулай температура – 65-75 градус, дымлылык 50-60 процент булса яхшы.
Утырып та, басып та парланырга була, әмма ятып парлансаң, нәтиҗәсе күбрәк, чөнки кешенең бөтен тәне, аяклары да, башы да бер үк температурада була, эссе тәнгә тигез тарала.
Комментарийлар