16+

Мунчага печән кыстырып килегез

Мунчаны кем генә яратмый икән?! Дөрес итеп мунча керә белгәндә, ул ял иттереп кенә калмый, сәламәтлегеңне дә ныгыта, яшәртә дә. Боларның барысына да ирешү өчен мунча керү тәртибен белү кирәк. Ә аның турында без мунчачы Валентин ЧУБУКОВтан сораштык.

Мунчага печән кыстырып килегез

Мунчаны кем генә яратмый икән?! Дөрес итеп мунча керә белгәндә, ул ял иттереп кенә калмый, сәламәтлегеңне дә ныгыта, яшәртә дә. Боларның барысына да ирешү өчен мунча керү тәртибен белү кирәк. Ә аның турында без мунчачы Валентин ЧУБУКОВтан сораштык.

- Валентин, Сезнең мунча белән дуслыгыгыз кайчан башланды?
- Мин, медицина училищесын тәмамлаганнан соң, массажчы булып эшли башладым. Күп кенә клиентларым, мунча хезмәтләрен дә күрсәтмисезме, дип кызыксыналар иде. Мине массаж ясарга күбесенчә ял комплексларына чакыралар, ә анда кеше, гадәттә, туарылып ял итә. Мунчада парланып утыру һәм юынып чыгу белән генә чикләнмичә, алар мунча себеркесе белән массаж да ясаталар. Массаж нәкъ менә парлангач, тән җылынганнан соң яхшырак нәтиҗә бирә. Бу вакытта югары температура тәэсирендә мускуллар йомшара, тән тиресе сыгылмалы була. Кеше аркасын, билен яхшылап чаба алмый. Аннан соң без бит инде бер генә себерке белән чабынырга күнеккән. Ә бу очракта ике мунчачы икешәр себерке белән чаба.
- Мунчага керер алдыннан нәрсәне истә тотарга кирәк?
- Иң беренче кагыйдә: мунчага тулы ашказаны белән бара күрмәгез. Юкса йөрәгегезгә авыр булачак. Хәлсезлек сизсәгез, шундук себеркене куеп торыгыз. Шул ук вакытта мунчага ач бару да дөрес булмас. Җиңелчә генә ашап алу хәерле. Күпләр үзләре белән мунчага сыра яки аракы алалар. Мунча бит ул эчеп утыру урыны түгел, ә сәламәтләнү, юыну-чистарыну урыны. Авырган яки бик нык арыган вакытта да мунчага бармый торыгыз.
- Икенче кагыйдәгә килсәк...
- Анысы - себеркене дөрес итеп әзерләү. Парланыр алдыннан кипкән себеркене суда чайкатып алабыз да җылы суга тыгабыз. Кайнар суга тыгарга ярамый. Югыйсә яфраклары коелырга мөмкин. Җылы судан соң гына кайнар суга тыгабыз. Өстен икенче бер таз белән каплыйбыз, себерке өчен үзенә күрә бер мунча була инде бу. Шул рәвешле төнәткәч, мунчага урман исе чыга. Авыл мунчасында инде кайнар судан соң аны әйләндерә-әйләндерә мунча ташында тоталар. Себеркене кулга алгач, чабынырга ашыкмагыз, иң элек аны иснәгез. Бу үзенә күрә бер ингаляция яки ароматерапия була.
- Ничек парланырга?
- Парлану бүлмәсендә югары менәргә ашыкмагыз. Мунча эссесенә ияләшер өчен биш минут утырып яки ятып торыгыз. Гомумән, пар бүлмәсендә иң яхшысы - ятып тору. Алай иткәндә, эссе тәнгә тигез тарала. Шулай итеп, аз гына җылынгач, чыгып, мунча алдында биш минут утырып торыгыз. Аннары инде себерке белән югарыга да менә аласыз. Себерке торган суны түкмәгез, аның белән башыгызны юып чыгыгыз. Чабындыручы булганда, ияк астына һәм баш өстенә каен себеркесе куеп ятыгыз. Баш өстендәгесе башка эссе булмасын өчен. Ә ияк астындагысы ингаляция яки ароматерапия ролен башкара. Себерке белән тәнегезне ышкыгыз. Һәр нәрсәнең чиге булырга тиеш дигәндәй, эсседә озак ятарга тырышмагыз. Тәнегез артык эсселәнгәндә, йөрәгегез ешрак тибә башлый, баш әйләнә, күңел болгана, колак шаулый.
- Патшаларча парлану дигәнне ишеткәнем бар. Анысы ничек була?
- Патшаларча парлану ул печән өстенә ятып парлану. Бу үзенә күрә бер рефлексотерапия була. Печәннең хуш исе югары температура белән берлектә һавадагы, тәндәге һәм югары сулыш юлларындагы микроб һәм бактерияләрне юк итә. Стресстан һәм арыганлыктан котылырга булыша.
- Мунчада нинди мунчала белән юыну дөрес?
- Бер мунчала да юкә мунчаласына җитми инде. Юынган вакытта ул микробларны юк итә торган фитонцидлар бүлеп чыгара. Тәнне яхшы чистарта.
- Мунчада күпләр тәннәренә тоз, бал сылап утыра. Бу артык булмыймы?
- Скраб максатында бал белән тоз катнашмасы рөхсәт ителә. Әмма тәндә аны 15 минуттан да артык тотарга ярамый. Чөнки тәндәге пычракны үзенә сеңдергән бал, озакка киткәч, киресенчә, аны яңадан бүлеп чыгара башлый. Мунчадан соң тәмле итеп бал белән үлән чәе эчегез.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading