Кухня тастымаллары, футболка, башка ак төстәге кием, кирәк-яраклар тиз чистарсын өчен, аларны тозлы суда җебетеп торыгыз. Тозны кер юу машинасына салсагыз да була.
Ә менә ак төстәге оекбашларны микродулкынлы мич “юа”. Моның өчен иң башта аларны яхшылап сабынларга кирәк. Аннары пакетка салып, мичкә тыгарга һәм тулы куәтенә куеп, биш минут әйләндерергә. Пакет яхшылап төенләнгәч, бернинди дә куркынычы юк, ис тә килми, сабын күбеге дә калмый. Мичтән алынган кайнар оекларны тагын бер кат сабын белән юып алыгыз. Оекбашыгыз өр-яңа кебек булыр.
Фото: https://pixabay.com/
Комментарийлар