16+

Өйдә эшләнелмәскә тиешле 5 әйбер

Өйгә позитив, уңыш китерә торган әйберләр була. Ә кайберләре, киресенчә, начар энергия генә чыгара.

Өйдә эшләнелмәскә тиешле 5 әйбер

Өйгә позитив, уңыш китерә торган әйберләр була. Ә кайберләре, киресенчә, начар энергия генә чыгара.

Шуңа өегездәге бу предметларга күз салыгыз әле.
Өйгә керә-чыга торган ишеккә, яисә ишектән килеп кергәч үк каршыга көзге кую яхшы идея түгел, ди белгечләр. Янәсе, көзге өегезгә кергән уңышны кире

чагылдырачак. Ә начар әйберләрне  зурайтачак кына. Шуңа да көзгене үзегезгә карарга уңайлы булган, әмма бу урыннарга элмәгез.
Көзге кая гына эленсә дә, иң мөһиме, аны чиста тотыгыз. Әгәр дә анарда начар энергия сакланмасын дисәгез, даими рәвештә спиртлы катнашма белән сөртеп торыгыз.

Икенче әйбер — телевизор. Бу техника булмаган өйләр, фатирлар бармак белән генә санарлыктыр. Әгәр дә телевизорсыз яши алмыйсыз икән, ул чагында аны нейтраль урынга эләргә кирәк. Ничек кенә уңайлы тоелса да, йокы бүлмәсенә, йоклый торган диван каршына элмәгез. Телевизор —мәгълүмати “чүп” тарата торган чыганак. Йокы бүлмәсендә андый әйберләргә урын булырга тиеш түгел.

Шкафта, карават астындагы тартмаларда, антрессольләрдә артык әйбер сакламагыз һәм ул урыннарны һәрчак тәртиптә тотарга тырышыгыз. Кирәкми торган әйбер — ул иске энергия. Яңа энергиягә урын булсын өчен искесеннән арыну кирәк.

Әгәр дә әйбер белән 6 айдан да артык кулланмыйсыз икән, ике дә уйламыйча ташлагыз. Яңа күлмәкләрегез эленеп тора һәм сез аларны кимисез икән, ябыккач (тазаргач) киям дип сакламагыз. Сатыгыз яисә берәр кешегә бирегез.

Кирәкми торган вак-төякне якын кешем, хезмәттәшем бүләк итте бит дип саклаудан шулай ук мәгънә юк. Алар үз функциясен үтәгән — сезгә эмоцияләр бүләк иткән инде. Хәзер барыбер тузан гына җыеп ятачак.

Җимерек җиһазлар турында әйтеп тә торасы түгел. Сакламагыз, ташлагыз!

Бишенче пункт — йокы бүлмәсендә зәңгәрсу төс. Су энергияне агызып җибәрә дигәнне ишеткәнегез бармы? Ә йоклаганнан соң ял итмичә, хәлсез торырга телисезме? Юк икән, йокы бүлмәсендә зәңгәрсу төс, йокы кирәк-яраклары, юрган тышы, мендәр тышлыкларында аккан сулар, шарлавыклар төшкән булмасын.

Фото: https://www.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading