Орхидея үстерү серләре
Орхидеяны, гадәттә, пластик үтә күренмәле савытка утырталар. Бик сирәк кенә керамик чүлмәктә үсә торганнарын очратырга була. Үтә күренмәле савытлар әлеге гөл өчен кулайрак. Бу тамырларда фотосинтез процессы барсын өчен кирәк.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Укытучылыкка адым: яшь белгечләр ант бирде
-
#Кыскача яңалыклар
32 миллион россияле кредит алуга үзенә тыю куйган
-
#Мәгариф
265 гариза бирүче арасыннан иң-иңнәр: «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Снарядлар яуганчы ышык урынга качкан: МХО ветераны хәрбиләрне кисәткән мәче турында сөйләгән
-
#Җәмгыять
Сыер савудан дәүләт сатып алуларына кадәр: ясалма фәһем Татарстанда кайда кулланыла?
loading
Орхидеяны туфракка түгел, ә субстратларга утырталар. Ул агач кайрысы нигезендә ясала һәм составында нарат, чыршы, имән кисәкләре булырга тиеш. Кисәкләрнең зурлыгы 1-5 см чамасы булса кулай. Субстратка тагын агач күмере, керамзит та кушалар.
Орхидея чәчәкләре белән даими сөендерсен өчен аның өчен максималь рәвештә тропик шартлар тудырырга кирәк. Гөл тәүлекнең 12-14 сәгатен яктылыкта уздырырга тиеш. Әмма иртән һәм кичен кояш нурлары турыдан-туры төшмәве яхшырак. Кыш айларында фитолампа кулланырга була.
Температура режимын һәм дымлылыкны саклау хакында да онытмагыз. Җылы ярата торган орхидеялар өчен һава 22..28°С булса әйбәт санала. Ә тауларда үсә торганнарына җәен 15..25°С, кышкы айларда 14..20°С кирәк.
Дымлылыкка килсәк, орхидея үсә торган тирәлектә ул кимендә 50-70 процент булырга тиеш. (Җәйге эсселәрдә моның өчен суны гөлнең яфракларына сиптерергә мөмкин).
Комментарийлар