Һәр бүлмәдә өчәр кирәкмәгән әйбердән котылыгыз.
Телевизор һәм компьютер чыбыкларын җыеп яшерегез.
Текстильне яңартыгыз: мендәр һәм плед тышларын алыштырыгыз.
Аш бүлмәсендә өстәлгә табигый тукмадан тегелгән эскәтер ябыгыз.
Савыт-саба юу чарасын кухня интерьерына туры килә торган махсус савытка бушатыгыз.
Вазага чәчәкләр утыртыгыз, бүлмәне гөлләр белән бизәгез.
Пластик савытларга караганда, балчык гөл савытлары матуррак күренә.
Интерьерга табигый материаллар: агач, җитен, таш, металлдан ясалган эшләнмәләр, әйтик, агачтан ясап үрелгән кәнәфиләр өстәгез.
Гирлянда яки шәмнәр белән яктыртыгыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар