16+

Озак утыру тизрәк картайта, тазарта һәм авыруга сабыштыра: моннан ничек котылырга?

Британия галимнәре фикеренчә, утырып эшләүчеләрнең организмы ике тапкырга тизрәк картая, тазара, ашказаны-эчәклек тракты, матдәләр алмашы эшчәнлеге бозыла, умыртка баганасына зыян килә.

Моннан тыш муен өлеше ою, сколиоз, остеохондроз, варикоз, тромбоз, геморройның беренче билгеләре дә күзәтелә. Утырып эшләүчеләрнең күбесе компьютер алдында эшли, шуңа да күзнең күрү сәләте начарая, күзләр кызара, «коры күз» синдромы барлыкка килә.

Боларны булдырмас өчен берничә киңәш

Эш өстәле сезнең буй озынлыгына туры килергә тиеш.

Эш өстәле дөрес яктыртылган булсын.

Биек аркалы яки биеклеге көйләнә торган урындыкта утырыгыз. Урындык аркасы сезнең җилкәгез биеклегендә булсын.

Аяк табаннары идәндә торсын һәм аяклар 90 градуска бөгелгән булсын.

Сезнең белән өстәл арасында бер йодрык ара калсын. Компьютер мониторы белән күз арасы – 55-60 см.

Сәгать саен 15-20 минутлык тәнәфес ясагыз. Тәнәфестә компьютер уеннары уйнау яки интернетта утыру ял саналмый.

Күзләрне компьютер тәэсиреннән саклау өчен, махсус күзлек алып киегез. Кайбер табиблар күзнең арыганлыгына каршы бал көрәшә дигән фикердә тора. Иртән һәм кичен берәр аш кашыгы бал ашагыз. Бал күзнең челтәр катлавына уңай тәэсир итә.

Бер позада 45 минуттан артык утырырга ярамый.

Пилатес белән шөгыльләнегез.

Җәяү йөрегез.

Фото: golovabolit.net

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading