Бик тәмле пицца әзерләү ЫСУЛЫ
Иң башта коры ингредиентларны кушабыз: 300 гр он, 8-10 гр коры чүпрә, 1-2 чәй кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы тоз. Аннары 1 бокал су, 3-4 аш кашыгы зәйтүн яки үсемлек мае салып, камыр басабыз. 20-30 минутка җылы урынга кабарырга куябыз.
Эчлеге:
1 кат соус: кетчуп, каймак яки майонез.
2 кат: әзрәк уылган сыр сибәбез.
3 кат: туралган казылык.
4 кат: түгәрәкләп киселгән помидор.
5 кат: уылган сыр һәм майонез яки каймак. Ваклап туралган зәйтүн җимеше.
Газ мичендә 160-180 градуста 30 минут пешерәсез.
Айгөл Рәхмәтуллина
Теләче, Казаклар.
Фото: http://pixabay.com
Комментарийлар