Көннәр суытты. Салкын тидереп авыручылар саны да арта тора. Димәк, сәламәтлегегезгә игътибарны арттырырга кирәк. Урамга чыкканда җылы итеп киенергә тырышыгыз.
Тик алай да суык тидерергә өлгергән булсагыз, имбирлы кайнар чәй эчегез.
Ә аның өчен чирек стакан чистартылган һәм угычта уылган имбир өстенә бал агызабыз һәм сүрән утта ун минут пешерәбез. Бер стакан чәйгә ярты бал кашыгы имбирлы балны салып эчәбез дә яхшылап төренеп ятабыз.
Кура җиләге һәм юкә чәчәгеннән әзерләнгән чәй дә булыша. Икешәр аш кашыгы юкә чәчәге һәм кипкән кура җиләгенә бер стакан кайнар су салабыз. 5-10 минут кайнатабыз да сөзеп төнгә каршы эчәбез.
Тагын бер рецепт тәкъдим итәбез: ике аш кашыгы әнис орлыгына шул ук күләмдә бал һәм ярты литр кайнаган су салып, өстен каплап, 15 минут «су мунчасы»нда тотабыз. Соңыннан уттан алып, сөзеп, көненә 3-4 тапкыр чирек стакан эчәбез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар