16+

Шалканың уңсын дисәң...

Мул уңыш алырга һәм кыш буе әйбәт саклана торган шалкан үстерергә телисез икән, түтәлгә су сибәргә ялкауланмагыз. Үсемлекләргә иң зыян китерүчеләр булып, туфрактагы паразит бөҗәкләр санала.

Шалканың уңсын дисәң...

Мул уңыш алырга һәм кыш буе әйбәт саклана торган шалкан үстерергә телисез икән, түтәлгә су сибәргә ялкауланмагыз. Үсемлекләргә иң зыян китерүчеләр булып, туфрактагы паразит бөҗәкләр санала.

Уңышыгызга зыян килмәсен дисәгез, туфракны орлыкны утыртканчы ук әйбәтләп эшкәртегез. Җирне эшкәртү химик препаратлар куллану дигән сүз түгел. Шалкан утырта торган түтәлгә борыч, горчица, тәмәке сибәргә мөмкин.

Әйтеп узылганча, шалкан су ярата. Шуңа да суны кызганмагыз. Бер квадрат метрга якынча 5-6 литр су сибәргә кирәк. Моны атнага 1-2 тапкыр эшләргә онытмагыз. Шулай ук ашлама куллану да уңышны арттырыр.

Шалкан 3-4 сантиметр диаметрлы булып үскәч, аны инде ашый башларга мөмкин.
Кышын саклау өчен шалканны беренче кыраулар төшкәнче үк җыялар. Төбе киселгән шалканны тартмаларга тутырып, өстенә 2-3 сантиметр калынлыкта ком салырга кирәк. Шалкан +2..+3 градуста сакланырга тиеш.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading