Шапка сине суыктан җылытырга гына түгел, стилеңә туры да килергә тиеш икән. Әлеге аксессуарны сайлау серләре белән таныштырабыз.
Скопировать ссылку
Шапка сине суыктан җылытырга гына түгел, стилеңә туры да килергә тиеш икән. Әлеге аксессуарны сайлау серләре белән таныштырабыз.
Шапканың чәчегезгә якынрак булган төстәгесен сайларга тырышыгыз. Ул игътибарны да үзенә җәлеп итми, теләсә кайсы комплект белән дә туры килә. Шапкага басым ясыйсыгыз килсә, кызыл төсне сайларга була, тик ул тиз туйдырачак.
Кара чәчле кызларга кара пуховик белән кызыл шапка туры килә.
Яшел күзле, сары чәчлеләргә ул килешми.
Кара шапка универсаль вариант дип саналса да, ул бөтен кешене дә “бизәми”. Кара төс битегезгә арыганлык, ямансулык төсмерен бирә.
Табигый булган соры, коңгырт, аксыл төсләргә өстенлек бирегез. Табигатьтә булган төсләр дә отышлы. Әйтик, яфрак, үлән, күк йөзе төсләре.
Шапканың төсе дә зур роль уйный. Шома, күләмле булмаган шапкалар арситократ йөзлеләргә килешә. Кайсы шапканы сайларга да белмәсәгез, уртача калынлыктагысын алыгыз. Куе калын чәчле, озын буйлылар күләмле шапка алса да була.
Комментарийлар