16+

Шпинат ашап дәваланабыз

Шпинат аксымнарга, углеводларга, витаминнарга, селен, цинк, калий, магний кебек макро, микро элементларга бай.

Шпинат ашап дәваланабыз

Шпинат аксымнарга, углеводларга, витаминнарга, селен, цинк, калий, магний кебек макро, микро элементларга бай.


Файдасы
Шпинат аксымнарга, углеводларга, витаминнарга, селен, цинк, калий, магний кебек макро, микро элементларга бай. Күз күрүен яхшырта, сөякләрне ныгыта. Ябыкканда файдалы, организмнан токсинлы матдәләрне чыгара, иммунитетны ныгыта, авырлы хатын-кызларга, балаларга киңәш ителә. Чөнки үсеп килүче организм өчен кирәкле барлык матдәләр дә шпинатта бар.

Зыяны
Шпинатны чамасын белеп кенә ашарга кирәк. Аның составындагы оксолатлар тимер, кальций кебек элементларның начар эшкәртелүенә китерә. Шуңа да йөрәк-кан тамыры авырулы кешеләргә сак булу сорала. Ашказаны системасына йогынтысы бар. Ашказанына газ җыелырга мөмкин. Бөерендә ташлар булган кешеләргә дә шпинат киңәш ителми. Аллергияле кешеләргә дә шпинатның чамасын белеп кулланырга кирәк.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading