16+

Сәламәтлеккә таба «йөзәбез»

Йөзү бөтен кешегә дә файдалы. Ул - физик яктан үсәргә һәм терәк-хәрәкәт системасын ныгытырга ярдәм итүче иң яхшы күнекмәләрнең берсе. Су киеренкелекне киметә, стрессны бетерергә булыша. Ләкин шунысы да бар: судагы күнегүләр хатын-кыз, ир-ат һәм бигрәк тә балалар өчен бертөрле була алмый.

Сәламәтлеккә таба «йөзәбез»

Йөзү бөтен кешегә дә файдалы. Ул - физик яктан үсәргә һәм терәк-хәрәкәт системасын ныгытырга ярдәм итүче иң яхшы күнекмәләрнең берсе. Су киеренкелекне киметә, стрессны бетерергә булыша. Ләкин шунысы да бар: судагы күнегүләр хатын-кыз, ир-ат һәм бигрәк тә балалар өчен бертөрле була алмый.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен йөзү. Бассейнда шөгыльләнүне теләсә кайсы яшьтәге бала белән башларга мөмкин. Хәтта бер айлык вакытта ук суда торырга өйрәтүче, күкрәк балалары һәм аларның аналары өчен махсус секцияләр дә бар. Спорт белән шөгыльләнгән вакытта балалар һәм яшүсмерләр энергияне олыларга караганда күбрәк бетерә һәм тизрәк талчыга. Шуңа күрә, игътибарны күбрәк йөзүгә һәм команда уеннарына юнәлтергә кирәк. Әгәр ата-аналар мәктәп яшендәге балаларын кайсы спорт секциясенә бирергә кирәк икәнен билгели алмасалар, иң беренче йөзүдән башларга киңәш ителә. Бу дәресләр баланың организмын спортның барлык төрләренә дә әзерләячәк. Йөзү баланың йөрәк-кан әйләнеше системасын яхшыртачак.
Ир-атлар өчен йөзү. Йөгерүне һәм велотренажерны «әйләндерергә» яратмаган, ләкин чыдамлылыкны арттырырга теләгән ирләр өчен йөзү - идеаль спорт төре. Әле шунысы да бар: бассейнда йөзү - мускуллар өчен интенсив күнекмә дә, чөнки йөзгән вакытта барлык төр мускуллар да диярлек эшкә «җигелә». Алар сын-гәүдәнең дөрес торышы өчен җаваплы, ләкин коры җирдәге күнегүләр вакытында аларны «эшләтү» авыр.
Хатын-кызлар өчен йөзү. Нигездә, хатын-кызлар бассейнга буй-сынны яхшырту максатыннан йөриләр. Физик активлыкның әлеге төре теләсә кайсы яшьтәге һәм авырлыктагы хатын-кызларга да туры килә. Тыныч режимда йөзү һәм судагы махсус күнегүләр билдәге авыртуларны басарга да ярдәм итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading