16+

Суганның яшәртү сәләтенә ия булуы турында белә идегезме?

Чи суган - яшәрү чыганагы һәм күзәнәкләрне яңарту өчен бик яхшы ысул.

Суганның яшәртү сәләтенә ия булуы турында белә идегезме?

Чи суган - яшәрү чыганагы һәм күзәнәкләрне яңарту өчен бик яхшы ысул.

Аның составында эфир майлары күп һәм ул симерүгә каршы да ярдәм итә.

Цинк күп булганлыктан, суган бит тиресен яшәртә һәм аны җыерчыклардан "азат" итә. Чи суганнан ясалган битлек җыерчыкларны бетерә, тиренең төсен матурайта. 

Битлек өчен суганны угычтан чыгарырга һәм берәр аш кашыгы бал салып болгатырга кирәк.  
Биткә үсемлек мае сөртегез. (Зәйтүн мае яхшы булачак). 
Май сөртелгән биткә суганлы битлекне ягыгыз.

Беренче сөрткәне кипкәннән соң тагын ике катлам битлекне чиратлап сыларга кирәк. Бу якынча 30-40 минут вакытны ала. 
Өченче катлам да кипкәннән соң битегезне җылы су белән юыгыз. Аннан бераз кефир сөртеп торыгыз. Ул суган исен бетерә, бит тиресен тынычландыра. 
Битлекне һәр 2 көн саен ясарга киңәш ителә. Процедураны кимендә 10 тапкыр кабатларга.

Битлекне бит өслегенә генә түгел, проблемалы башка өлешләргә дә сөртергә була.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading