0,5 л су
1 аш кашыгы тоз
1 чәй кашыгы шикәр комы
3 аш кашыгы арыш оны
1 нче сортлы бодай оны
1 кап коры (12 гр) чүпрә
100 гр иссез көнбагыш мае
Эш барышы
1. Арыш оны, тоз, шикәр комы, су, чүпрә, икенче аш өчен кулланыла торган тәлинкәнең яртысы кадәр 1нче сортлы бодай оны салып, «баш» ясыйбыз. Яхшылап болгатып, 3 сәгатькә җылы урынга әчергә куябыз.
2. 3 сәгатьтән соң матур гына әчеп, кабарып менә. Шуның өстенә 1нче сортлы бодай оны, көнбагыш мае салып, кулдан купканчы басабыз.
3. Табаны майлап, шунда яхшылап баскан камырыбызны салабыз. Өстенә салфетка каплап, кабарырга куябыз.
4. Кабаргач, җылы духовкага тыгып, 1-1,20 сәгать тирәсе пешерәбез. Вакытын үз духовкагызны чамалап эш итегез (мин бамбук таягы тыгып карыйм).
Өйгә хуш исләр таратып, матур гына пешеп чыга. Сөт өсте, бал ягып ашарга яратабыз ипине.
Зөлфия Мифтәхетдинова-Ягфәрова,Казан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар