16+

«Цезарь» салаты ясау ЫСУЛЫ

1 баш пекин кәбестәсен турыйбыз, 100 гр тирәсе голланд сыры уабыз, 100-150 гр ысланган тавык түшкәсен шакмаклап турыйбыз. 4-5 данә кечерәк помидорны 4кә бүлеп салабыз.

1 баш пекин кәбестәсен турыйбыз, 100 гр тирәсе голланд сыры уабыз, 100-150 гр ысланган тавык түшкәсен шакмаклап турыйбыз. 4-5 данә кечерәк помидорны 4кә бүлеп салабыз.

Әз генә сарымсак уып, майонез белән болгатабыз. Батонны турап, мич өстендә генә киптереп, кызартып алабыз. Табынга бирер алдыннан гына салат өстенә тезәбез. Тәмле булсын!

Искәрмә: кибет каймагына 1 кечкенә бүлем сарымсакны угычтан уып кушабыз, шуңа яшел укроп турап кушабыз. Әзер соус барлыкка килә.

Дөрес туклану чарасы буларак, майонезны шушы соуска алыштырырга була. Болай эшләгәндә, файдасы күбрәк булыр.

Айгөл Рәхмәтуллина, Теләче, Казаклар

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading