16+

Хуҗабикәләргә чөгендер салаты РЕЦЕПТЫ

Салат өчен: 3 кг кызыл чөгендер, 1 кг помидор, 1 кг суган, 1 кг татлы борыч кирәк булачак.

Хуҗабикәләргә чөгендер салаты РЕЦЕПТЫ

Салат өчен: 3 кг кызыл чөгендер, 1 кг помидор, 1 кг суган, 1 кг татлы борыч кирәк булачак.

Чөгендерне пешереп, эре угычтан уабыз. Суган, борыч, помидорны вак итеп шакмаклап турыйбыз. 

Яшелчәләргә 1 стакан үсемлек мае , 2 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы салып болгатабыз һәм чөгендерне дә кушып, пешерәбез. Әгәр чөгендер яхшы пешкән булса, 20 минут җитә. 

Әзер булырга 10 минут кала 2 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе салабыз. 
Чөгендерне алдан пешермичә, комбайнда вакларга мөмкин. Андый очракта пешерү вакыты 2 тапкырга арта. 
Яшелчәләргә 1 кг кишер дә өстәсәгез, борщ өчен менә дигән әзер салат килеп чыгачак.

Фото: http://ru.freepik.com
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading