Пирог өчен кирәк булачак: 4 алма, 120 гр шикәр комы, 40 гр ак май, 1-1,5 чәй кашыгы корица, мускат чикләвеге, 280-300 г он.
Савытка йомырка белән шикәр комын салып, әйбәтләп бутыйбыз. Шунда ук йомшартылган ак майны кушабыз. Болгатканнан соң он өстәп, камыр ясыйбыз. Камыр валчыклы, уалып тора торган булырга тиеш. Камырны суыткычка куеп торыгыз.
Алмаларны тураган арада, савытка шикәр комын салып, акрын утка куярга. Ул алтынсу төскә кереп, эрергә тиеш. Аннан шуңа йомшартылган май өстәргә. Карамель әзер.
Карамель өстенә алма салырга. Корица һәм мускат чикләвеген дә куша аласыз. Утта 5 минут тотканнан соң, алып, суытырга.
Пирог пешә торган савытка камырның яртысын салып, тигез итеп җәябез. Өстенә эчлекне агызабыз һәм калган камырны сибәбез.
Духовкада 180 градуска кадәр җылытып, 15-20 минут пешереп алабыз.
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар