16+

Җылы кыш аркасында бөҗәкләр рәхәтләнә

Быел Россиянең күп өлешендә кыш җылы уза. Моның зыянын бакчачылар бик яхшы аңлый.

Җылы кыш аркасында бөҗәкләр рәхәтләнә

Быел Россиянең күп өлешендә кыш җылы уза. Моның зыянын бакчачылар бик яхшы аңлый.

Бигрәк тә җылы кыш үсемлекләргә зыян сала торган корткычлар өчен яхшы. Суыкларда аларның шактые кышлый алмый. Ә менә быелгы кебек һава шартлары алар өчен бик уңайлы. 

Мисал өчен, колорадо коңгызы. Ул туфракта 20-30 см тирәнлектә кышлый. Әгәр җир җитәрлек дәрәҗәдә туңмаса, коңгызлар салкынны бик яхшы кичерә һәм иртә язда җир өстенә чыга.

Теләнең йомыркалары җылы кышларны җиңел кичерә. Көннәр җылыну белән популяция бик тиз үрчи башлый, бу исә үсемлекләрнең көчсезләнүенә китерә.
Пәрәвез талпаннары салкын кышларда сизелерлек кими. Ләкин урамда плюс булганда аларның күләме азаймый һәм алар беренче җылы көннәрдән үк үсемлекләргә һөҗүм итәргә әзер.

Кура җиләге коңгызы туфракның өске катламнарында һәм коелган яфраклар астында кышлый. Салкыннар популяциянең шактый өлешен юкка чыгара, ләкин йомшак кышлар коңгызларга санын саклап калырга ярдәм итә.

Аеруча кәбестә яратучы ак күбәләк курчак формасында кышлый. Салкын кышларда аларның 70 процентка кадәре үлеп бетә. Әмма җылы булганда аларның барысы да диярлек кышны исән чыга.  

Кышкы карышлавык (зимняя пяденица – рус.) бөҗәкләре һәм курчаклары агач һәм куакларның сыгылмалы өлешләрендә кышлый. Кыш йомшак булса, аларның саны кискен артырга мөмкин.

Имән күбәләге җимеш агачларының яфракларын зарарлый. Аның личинкалары бөгәрләнгән яфракчаларда яки агач кабыгында кышлый.  Салкыннар аларның санын сизелерлек киметә, ләкин җылы кышта алар исән кала. 

Каты корт (проволочник – рус) та салкын кышта кими. Әмма җылы булганда алар активлыкларын югалтмый. 
Һава шартларын исәпкә алып, язын бу бөҗәкләрнең шактые исән чыгачагын фаразларга мөмкин. Шуңа да мөмкин кадәр тизрәк профилактика чараларын күрергә онытмагыз! 

Айсылу Хәсәнова әзерләде.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading