16+

Югары тән температурасын ничек төшерергә?

Температураны 38,5 градустан югары булганда гына төшерергә ярый. Бу билгегә кадәр организм үзе көрәшергә тиеш. Әмма аз гына температураны да авыр кичерә торган кешегә дару эчеп төшертергә ярый.

Температураны 38,5 градустан югары булганда гына төшерергә ярый. Бу билгегә кадәр организм үзе көрәшергә тиеш. Әмма аз гына температураны да авыр кичерә торган кешегә дару эчеп төшертергә ярый.

Халык чараларын да искә төшерик. Юеш сөлге белән тәнегезне ышкырга уйлаган булсагыз, сак булыгыз. Сулыш юллары патологиясе булганда, аеруча саклык кирәк. Тәнне ышку өчен җылымса су кирәк. Күпләр спирт һәм аш серкәсе куллана. Аларны бергә бер исәбеннән су белән кушу хәерле.

Имбирлы кайнар чәй эчегез. Чирек стакан чистартылган һәм угычтан уылган имбир өстенә бал агызабыз һәм сүрән утта ун минут пешерәбез. Бер стакан чәйгә ярты бал кашыгы имбирлы балны салып эчәбез дә яхшылап төренеп ятабыз.

Күп итеп сыеклык эчегез. Гади җылы су да, морс та ярый. Суга бал салып эчү дә файдалы. Суыгыз кайнар түгел, җылымса булсын.
Ике аш кашыгы әнис орлыгына шул ук күләмдә бал һәм ярты литр кайнаган су салып, өстен каплап, 15 минут «су мунчасы»нда тотабыз.
 Соңыннан уттан алып, сөзеп, көненә 3-4 тапкыр чирек стакан эчәбез.
Кура җиләге һәм юкә чәчәгеннән әзерләнгән чәй дә булыша. Икешәр аш кашыгы юкә чәчәге һәм кипкән кура җиләгенә бер стакан кайнар су салабыз. 5-10 минут кайнатабыз да, сөзеп, төнгә каршы эчәбез.
Юкә чәчәген исә элек-электән кулланалар. Бер аш кашыгы юкә чәчәгенә бер стакан кайнар су салып, 20 минут пешерегез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading