Хәзер бер билетның бәясе 200 сум тәшкил итәчәк.
1 августтан Казан-Иннополис маршруты буенча йөрүче автобусларда йөрү бәясе артачак. Сүз 106 һәм 108 номерлы маршрутлар турында бара. Бәяләр арту ягулыкның һәм башка ягулык-майлау материалларының кыйммәтләнүенә, шулай ук техник хезмәт күрсәтү бәясенең артуына һәм гомуми инфляциягә бәйле.
Банк картасы белән түләгәндә юл бәясе– 160 сум булачак. 7 яшьтән кечерәк балалар өчен ташламалы билетлар да 80 сумга кадәр артачак.
0
Комментарийлар