16+

1 гыйнвардан Россиягә күченергә теләүчеләрне яңалык көтә

1 гыйнвардан Россиягә күченергә теләүчеләр рус телен белүләрен расларга тиеш булачак.

1 гыйнвардан Россиягә күченергә теләүчеләр рус телен белүләрен расларга тиеш булачак.

Чит илләрдә яшәүче, Россиягә үз теләге белән күченергә теләгән ватандашлар 2024 елның 1 гыйнварыннан рус телен белүләрен документаль рәвештә расларга тиеш булачак. Бу хөкүмәтнең хокукый мәгълүмат порталында басылган карардан күренә.

— Белоруссия, Казахстан, Молдова яки Украина республикалары гражданнарыннан гаризалар кабул итү шарты-тел мохите шартларында телдән һәм язма рәвештә аралашу өчен җитәрлек дәрәҗәдә рус телен белү, - диелә документта («РИА Новости» бу хакта яза).

Рус телен белүне раслау өчен 1991 елның 1 сентябреннән соң Россиядә белем алу турында документ (яки аның дубликаты) җитәрлек булачак. Шулай ук бу чит илдә рус теле дәүләт телләренең берсе булган белем алу турында башка документ яки әңгәмә нәтиҗәләре буенча комиссия карары булырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading