16+

1 октябрьдән торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүгә кагылышлы үзгәрешләр көтә

2023 елның 1 октябреннән РФ Гражданлык кодексына үзгәрешләр үз көченә керә.

2023 елның 1 октябреннән РФ Гражданлык кодексына үзгәрешләр үз көченә керә.

Аларның берсендә язылганча, әгәр милекчеләрнең берсе гамәлләре аркасында гомуми милекне тотуга өстәмә чыгымнар барлыкка килсә, аларны идарәче компания түгел, ә гаепле кеше түләячәк, дип яза Лайф басмасы.

Өстәмә чыгымнарга милекчеләрнең намуссыз гамәлләре китерергә мөмкин. Мәсәлән, хуҗаның гаебе аркасында чүп үткәргеч тыгылып калган яки үз гамәлләре белән ул милекне бозган (лифт төймәләрен ваткан, подъезддагы стеналарны язган) очраклар. Шулай ук, әгәр янгынга каршы хезмәт подъездда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штрафлар куйса, аны рөхсәт иткән милекчеләр аларны түләргә тиеш булачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading