16+

1 сентябрьгә 43 мәктәптә капиталь ремонт эшләре төгәлләнә

Тагын 143 белем йортында ашханәләрне төзекләндерү эше бара.

Тагын 143 белем йортында ашханәләрне төзекләндерү эше бара.

Шулай ук 11 мәктәп тәүге тапкыр укучыларын каршы алачак, шуларның 4се башкалада. Бакча яшендәге балаларны да игътибарсыз калдырмыйлар. Социаль-мәдәни өлкә объектларында капиталь ремонт барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Республикада мәгариф тармагында барлыгы 7 программа гамәлгә ашырыла. 43 мәктәптә төзекләндерү эшләре инде 80 процентка үтәлгән. 7 балалар бакчасында эшләрнең 72%ы башкарылган. Ашханәләрне ремонтлау программасы кысаларында төзүчеләр шулай ук җиң сызганып эшли. Буа, Әлмәт, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Теләче районнарындагы 8 объект тулаем әзер.

Республиканың 9 ресурс үзәгендә дә капиталь ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Бу атнада Әлки районында эшләр тәмамланган. Урта һөнәри белем бирү йортларының 4 тулай торагында шулай ук эш гөрли – төзелеш-монтаж эшләре 76%ка үтәлгән.

Гүзәл Насыйбуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading