Партия лидеры Леонид Слуцкий фикеренчә, бу җирләрдә гаиләләр үзләренең утарын булдырып, "җиргә берегеп" яши алачак. Өстәвенә, гаиләләр торакларын зурайту мөмкинлегенә дә ия булачак. Димәк, гаиләдә балалар саны да артыр дигән өмет бар.
"Безнең илнең 15 процентын гына үзләштердек. Әгәр дә үз җирләребезне үзебез үзләштермәсәк, моны башкалар эшләячәк",- ди сәясәтче.
Комментарийлар