16+

10 миллионнан артык россияле ипотека түли

Гыйнвардан алып июнь аена кадәр ипотека кредиты рәсмиләштергән кешеләрнең 39 проценты ипотеканы түләп бетергәндә 65 яшьтән узган булачак.

Гыйнвардан алып июнь аена кадәр ипотека кредиты рәсмиләштергән кешеләрнең 39 проценты ипотеканы түләп бетергәндә 65 яшьтән узган булачак.

Россиядә 10 миллионнан артык кеше ипотека кредиты алган. 2023 елның беренче яртыеллыгында һәр икенче кредит 25 елдан артык вакытка бирелгән. Бу хакта Россия Банкы сайтында хәбәр ителә.

«Ипотекалары булган гражданнар саны инде 10 миллионнан артык. Һәр икенче кредит (48 процент) беренче яртыеллыкта 25 елдан артык вакытка бирелгән. Әле бер ел элек мондый ипотека кредитлары саны 30 процент чамасы тәшкил иткән», - диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, гыйнвардан алып июнь аена кадәр ипотека кредиты рәсмиләштергән кешеләрнең 39 проценты ипотеканы түләп бетергәндә 65 яшьтән узган булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading