Саратов өлкәсендә яшәүче иргә 13 яшьлек укучы белән интим мөнәсәбәт өчен 10 ел колония яный.
Төбәкнең тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, узган елның язында 28 яшьлек ир 13 яшьлек кыз белән танышкан. Ул аңа игътибар билгеләре күрсәтә башлый. Беркөнне ул, кызны өенә чакырып, аның белән җенси мөнәсәбәтләргә керә.
Булган хәл турында полиция хезмәткәрләренә билгеле булды. Алар тиешле материалларны Тикшерү комитетының җирле бүлегенә җибәргәннәр.
Егеткә каршы РФ Җинаять кодексының 134 маддәсенең 3 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.
Хәзерге вакытта тикшерү тәмамланган һәм алга таба карау өчен судка тапшырылган. Бу җинаять өчен 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Комментарийлар