16+

Коточкыч! 14 яшьлек яшүсмер кыз егете белән гаиләсен үтереп чыккан

Ир белән хатын һәм аларның ун яшьлек кызлары һәлак булган.

Ир белән хатын һәм аларның ун яшьлек кызлары һәлак булган.

Омск өлкәсендә өч кешене үтерүдә шикләнелү буенча кулга алынган яшүсмерләр үз гаебен таныган, дип хәбәр итә Россия тикшерү комитетының Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе. Юрьевка авылындагы йортта 35 яшьлек хатын-кызның, аның ун яшьлек инвалид кызының һәм 38 яшьлек ирнең үле гәүдәләре табылган.
Оперативниклар әлеге җинаятькә һәлак булган хатынның 14 яшьлек кызы һәм аның 17 яшьлек егетенең катнашы булуын ачыклаган. Шикләнелүчеләр 23 гыйнвар көнне кулга алынган.

14 яшьлек кыз сүзләренә караганда, әнисе аның 17 яшьлек егете белән дуслыгына каршы булган, шуның аркасында гаиләдә тавыш-гауга купкан. Егет белән кыз моннан чыгу юлын эзли башлаган, бердәнбер ысул-дошманнарны юк итү. Үтерү планлаштырылган төнне егет өйгә керә һәм йоклап яткан кешеләргә пычак белән ташлана.

Шуннан соң һәлак булган хатынның кызы, үзе белән алты яшьлек энесен алып, күршеләренә кереп китә. Өйләренә таныш булмаган ирнең бәреп керүе, әти-әнисен пычак белән кадап үтерүе турында хәбәр итә яшүсмер. Ул шулай ук полиция хезмәткәрләренә "үтерүченең тышкы кыяфәте турында ялган мәгълүматлар биргән".
Тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре кызның версиясеннән шикләнә башлый. Сорау алу барышында яшүсмерләр буталып бетә. Соңрак кыз һәм егет җинаятьне алдан ук планлаштырулары турында сөйли, ә егет үтерүнең коралларын кая ташлаганын күрсәткән. Бу эшне тикшерү дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading